Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаев тагын 10 ел президентлыкта калырга тели


Русиянең "Вести" каналына әңгәмә биргән Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев, президентлык вазыйфасында тагын ун ел дәвам иттерергә теләвен әйтте.

6 июльдә үзенә 70 яшь тулачак Назарбаев, әгәр сәламәтлеге мөмкинчелек бирсә, 2020 елга кадәр президентлык вазыйфасында калачагын әйтте.

Шулай итеп, Назарбаев 2020 елга кадәр кабул ителгән тәрәккыять программаның үтәлешен якыннан күзәтергә һәм вазыйфадан китәр алдыннан ил икътисадының 50% артуын күрергә тели.

Назарбаев, халык хәзерге кебек яклау күрсәтсә, алга таба да вазыйфада калуда хилафлык күрми.

Күптән түгел Казакъстан парламенты Нурсолтан Назарбаевка "гомум милли җитәкче" статусын биргән иде. Әлеге исемлек Назарбаев һәм гаиләсенә хәтта вазыйфадан чигенсә дә, бүгенге президент мөмкинчелекләрен куллануны мөмкин кыла.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG