Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәкертләр мәйданында быел да мөселманнар җыены узачак


Казанда шәкертләр мәйданында быел да мөселманнар җыены узачак. Республика көнендә милләт, ислам дине киләчәге өчен кайгырганнар күбрәк чара уза торган шәкертләр мәйданына җыйнала. Анда чит төбәктәге татарлар да катнаша.

“Мөслимә” иҗтимагый хатын-кызлар җитәкчесе Әлмира Әдиятуллина әйтүенчә, бу чара инде 13 ел үткәрелә. Монда галимнәр, дин әһелләре, Русия ислам университетыннан вәкилләр була. Шәкертләр дә килә икән.

“Республика көнендә халык анда сугыла, монда сугыла, әмма “йөрәк ашы” ала алмый. Безгә килеп алар менә шул “йөрәк ашын алалар”, ди ул.

Чит илләрдән дә кунаклар катнашты

Шулай ук бу чарада республика көнен бәйрәм итәргә килгән күрше тирә төбәкләрдән татарлар катнаша һәм узган елларда Чиләбе өлкәсеннән – Магниогорски шәһәреннән, Төркиядән, Малайзиядән килгән кунаклар булган.

“Анда Татарстанның уңышлары, ислам дине хикмәтләре һәм халкыбыз дәрәҗәсен күтәрү турында сөйләшүләр алып барабыз. Бу безнең халкыбызны зурлау һәм аның рухи дөньясын баету”, ди Әдиятуллина.

Әлмирә Әдиятуллина
Җанисәп мәсьәләсе


Быел исә җыенда җанисәп мәсьәләсен күтәрергә исәп тоталар. “Мөслимә” рәисе сүзләренчә, төрле жирләрдә яшәүче татарлар “Мин татар дип язылсыннар” өчен бар тырышлыкны куярга кирәк. Шулай ук икенче мәсьәлә булып - татар мәктәпләрен яптырмау, татар телен саклап калу торачак. Моннда галимнәр дә, катнашучылар да үз фикерен әйтә алачак.

“Безнең төп максатыбыз – яшьләрне тәрбияләү. Ягъни татар халкының бөек горурлыгын аңлатып үстерү”, ди Әдиятуллина.

Ул яшьләр арасында диндә милләт юк дигән гыйбарәнең көчәя баруына борчыла, ваһһабчылык агымының артуын әйтә, әмма җыенда бу катлаулы мәсьәләне күтәрүне халык аңламас, ди.

Татар толерантлыгы

Җыен азагында резолюция дә кабул итүләр каралган. Мисал өчен узган елны Кол-Шәриф мәчете янында “Тынычлыкның яратылышы” рок фестивален уздыруны тыярга сорап мөрәҗәгать кабул иткән булганнар. Әдиятуллина сүзләренчә, моны толерантлык дип аңлатырга теләү дөрес түгел.

“Бу нинди толерантлык булсын. Ул татарның үтә дә чыдам, үтә дә түземле булуы аркасында бернинди проблеманың чыкканы юк”, ди.
XS
SM
MD
LG