Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сребреница фаҗигасенә - 15 ел


Босниядә Сребреница фаҗигасенең 15 еллыгын билгеләп узалар. 1995 елда монда Босния серблары хәрбиләре 8 меңләп боснияле мөселман ир-ат үтергән иде.

Сребреницада якшәмбе күптән түгел мәетләре ачыкланган 775 кеше җирлиләр. Бу матәм чарасында меңләрчә кеше катнаша, шул исәптән төбәктәге кайбер ил башлыклары да.

Сребреницада мөселманнарны үтерүдә гаеп босния сербларының элекке җитәкчесе Радован Краджичка һәм армиянең элекке башлыгы Ратко Младичка белдерелде.

Караджичның эше хәзер Һааг халыкара мәхкәмәдә карала, Младич мәхкәмәдән качып йөри.
XS
SM
MD
LG