Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” билгеләнде


Илнур белән Луизаны котлау
Илнур белән Луизаны котлау

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан Омскида быел бу көн үзенчәлекле итеп билгеләнде. Якшәмбе көнне “Омски ныгытмасы”сы тарихи-мәдәни комплексы җирлегендә төрле халыкларның туй йолалары бәйрәме үткәрелде. Православ халыклар белән беррәттән анда татарлар да катнашты.

«Умырзая» татар-башкорт халык ансамбле ярты сәгатьлек җырлы-биюле туй күренеше әзерләгән иде. Програм буенча, бәйрәмгә гадәттә язылышканнан соң бу тарихи урынга килеп, карап, танышып, фоторәсемнәргә төшеп йөрүче яшь парлар да җәлеп ителде.

Әйтергә кирәк, “Омски ныгытмасы”сына ял көннәрендә өйләнешүче яшь парлардан башка гаиләләре белән өлкәннәр, сыйныфлары белән мәктәп укучылары, төркемнәр белән төрле оешмалардан килүчеләр күп була.


“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”нә багышланган чара үткәрелгән көнне анда өйләнешүче парлар аеруча күп иде. «Умырзая» ансамбле чыгыш ясаган вакытта килеп туктаган яшь пар татар егете белән татар кызы булып чыкты.

“Умырзая” ансамбле үзешчәннәре бу хакта, шундый көтелмәгән хәл булды, без татар парын котладык. Очраклы шулай туры килде, алар безнең чыгышны күреп, безнең белән фоторәсемгә төшмәкчеләр иде. Шундый көндә аларның шушы тарихи урынга килүләре, бәйрәмдә катнашулары бик тә яхшы билге, бәхетле булырлар, аларны ходай җибәргән, дигән фикерләр белдерде.


Илнур белән Луиза һәм аларның әти-әниләре сәхнәгә чакырылды. “Умырзая” ансамбле яшьләрне җыр белән тәбрикләде, “Омски ныгытмасы”сы җитәкчелеге бүләк тапшырды.

Шулай, православиедә изге гашыйклар дип саналган Петр һәм Феврония хөрмәтенә оештырылган чара матур үтте. Католикларның гашыйклар көненә тәңгәл ителеп үткәрелә башланган бу гаилә бәйрәме әлегә халык арасында киң таралмаса да инде аңына сеңдерелде кебек. Киләсе елның җәендә Омскида Петр һәм Феврония хөрмәтенә һәйкәл куелачак.
XS
SM
MD
LG