Accessibility links

“Урланган” галим Иранда чыгыш ясады


Үзенең АКШ Үзәк күзләү идарәсе тарафыннан урланганын алга сөргән Иран галиме Шаһрам Әмири кичә Иран телевидениесендә ясаган чыгышында ике илнең күзләү хезмәтләре турында үз фаразларын белдерде.

“АКШ агентлары миңа Иран шымчысы булуымна танырга кушты. Мин үземнең Иран файдасына АКШта күзләү эшләрен алып баруымны таныган булсам алар мине Тәһранга тапшырып Иран чигендә кулга алынган өч американ шпионына алмаштыра алырлар иде. Миңа шулай диделәр. Мин бер ни аңламадым, бәлки безнең күзләү идарәсе бу хакта күбрәк беләдер”, диде Әмири.

Иран атом идарәсенең 32 яшьлек хезмәткәре Шаһрам Әмири 2009 елда Согуд Гарәбстанга хаҗ вакытында юкка чыккан. Рәсмиләргә ул Үзәк күзләү хезмәте агентлары тарафыннан урланганын әйткән.

Дүшәмбе көнне галим Вашингтонда Пакстан илчелеге каршындагы Иран эшләре бүлегенә килде һәм ике көннән соң Тәһранга кайтарылды.

АКШ рәсмиләре галимне урлауны кире какты.

Көнбатыш матбугаты Әмирине КГБ агенты Виталий Юрченко белән чагыштырды. 1985 елда Юрченко АКШ файдасына эшли башлауга 3 ай узгач фикерен үзгәртеп кире Мәскәүгә кайта. Әмири кебек Юрченко да үзенең Советлар Берлегеннән Үзәк күзләү идарәсе агентлары басымы астында китүен һәм моның өчен 1 миллион доллар акча тәкъдим ителүен сөйли.
XS
SM
MD
LG