Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романия диктаторы Чаушескуның кабере тикшерү өчен ачылды


Романиядa элекке коммунист диктатор Чаушеску һәм аның хатыны Эленаның кабере, DNА тикшерүе өчен ачылды. Тикшерүдә җирләнгән җәсәтләрнең кемнеке булуы өйрәнелә. Тикшерүче белгечләр кабердән чыгарылган җәсәт калдыкларыннан берничә үрнәкне DNА тесты өчен алды.

Чаушескуның кайбер туганнары каберлектәге җәсәтләрнең чынлыкта аныкы булмавын алга сөрә.

Романиянең элекке диктаторы Николя Чаушеску илдә 1965 елдан 1989 елга кадәр җитәкчелек иткән иде. 1989 елдагы Халык инкыйлабы вакытында Чаушеску һәм аның вице-премьер вазыйфасын башкарган хатыны Элена Чаушеску үтерелде.
XS
SM
MD
LG