Accessibility links

Кайнар хәбәр

Facebook кулланучылар саны 500 миллионга җитте


Интернеттагы "Facebook" социаль аралашу челтәре кулланучылар саны 500 миллионга җитте. Ягъни челтәрне оештырган 26 яшьлек американ Марк Цукерберг әйтүенчә, дөньяда һәр 14 кешенең берсе "Facebook" куллана. Цукерберг чeлтәрнең асыл максатының "дөнья халыкларын ачык һәм бер-берсе белән мөнәсәбәттә торуына ярдәм итү" булуын белдерде.

"Facebook" 2004 елда эшли башлый. Соңгы 2 елда әгъза булучылар саны 400 миллионга арта. Русиядә исә "Facebook"ка охшаш аралашу челтәре "Вконтактe" кулланучылары саны исә 81 миллионга җитте. Челтәргә Русия һәм элекке совет илләреннән кала башка дөнья илләреннән дә катнашкан кулланучылар бар.
XS
SM
MD
LG