Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Пхеньян белән сүз сугыштырырга теләми


Кушма Штатлар Төньяк Кореяны провокацион белдерүләрне туктатырга һәм дөнья җәмәгатьчелеге белән диалог урнаштырырга чакыра.

АКШ дәүләт департаменты вәкиле Филип Кроули Вашингтон Пхеньян белән «сүз сугыштырырга» теләми диде.

Аңа кадәр Төньяк Кореяның мәгълумат агентлыгы, әгәр дә АКШ һәм Көньяк Корея басымны дәвам итсә Пхеньян “үч алу өчен изге сугышка” әзер дип белдергән иде.

Шундый басымга мисал итеп АКШ белән Көньяк Кореяның бергәләп үткәрәчәк хәрби күнегүләре аталды.
XS
SM
MD
LG