Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда су басуга китергән яңгырлар көчәячәк


Кытайда һава торышын күзәтүчеләр илнең көньягында су басуларга китергән яңгырларның тагын да көчәячәге турында кисәтә.

Анда 1100-дән артык кеше һәлак булган яки югалган дип санала.

Су баскан урыннардан 100 меңнән артык кеше эвакуацияләнде.

Халык 1998 елгы казаның кабатлануыннан курка. Ул чакта Янцзы елгасы ярларыннан чыгып, дүрт меңнән артык кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG