Мәскәүдә конституциянең җыеннар үткәрү хокукын гарантияләүче 31-нче матдәсен яклаучылар 31 июльдә Триумфаль мәйданда үтәчәк чираттагы җыенга Русия Дәүләт Думасы депутатларын да чакырды.
Оппозициянең мөрәҗәгатендә җыенга депутатлар килү бәлки милициянең көч белән таратуын булдырмаска ярдәм итәр диелә.
Оппозиция һәм хокук яклаучылар инде ике ел буе 31 көнлек айларның соңгы көнендә урам җыены үткәрергә тырыша, әмма хакимият аларга рөхсәт бирми һәм җыеннарны көч белән тарата.