Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт телевидениесе җитәкчесе итеп Гүзәл Ибраһимова билгеләнде


Президент Рөстәм Хәмитов фәрманы белән башкорт телевидениесенең яңа җитәкчесе итеп шәһәр шурасы депутаты, "Вся Уфа" муниципаль телеканалын җитәкләгән Гүзәл Ибраһимова билгеләнде.

БСТның элекке җитәкчесе Рәмис Дәүләтбаев эшеннән китүе турында үз теләге белән гариза язды.

Хәзер "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы мөдире Юнир Азнабаевны да эшеннән алырга җыеналар дигән фаразлар бар. Азнабаевны "Башинформ"га Башкортстанның элекке премьеры Раил Сарбаев урнаштырган дип санала.

Хәмитов үзе "Башинформ" мәгълүматларын "мәгънәсез сүз куерту" дип бәяләде.
XS
SM
MD
LG