Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нагасакигa булган атом бомбасы һөҗүменә 65 ел тулды


Япониянең көньягындагы Нагасаки шәһәрендә Икенче дөнья сугышы ахырында АКШ хәрбиләренең атом һөҗүме оештыруның 65 еллыгы искә алынды.

Нагасаки халкы атом бомбасы ташланган вакытны аягүрә басып искә алды.

1945 елның 9 августында Нагасаки һөҗүм нәтиҗәсендә тар-мар булган иде. Аннан 3 көн элек Хиросимага да атом бомбасы ташланган иде.

Атом бомбасы нәтиҗәсендә Нагасакидa 80 мең, ә Хиросимада 140 меңнән артык кеше һәлак булды.

Узган атнада АКШ беренче мәртәбә атом бомбасы корбаннарын искә алу чарасына үз вәкилләрен җибәрдe.
XS
SM
MD
LG