Accessibility links

Кайнар хәбәр

Перес яһүдләргә булышкан өчен Романиягә рәхмәт әйтте


Романия президенты Траян Басеску, Иран белән булачак ихтимал бер сугыш вакытында Романияннең НАТО һәм Израил янында торачагын әйтте. Pомания президенты моңа өстәп, арадагы низагның башта дипломатия һәм санкцияләр аша чишелә алачагына өметләнүен әйтте.

Басеску рәсми сәфәр белән Романиягә килгән Израил президенты Шимoн Перес белән бергә матбугат чаралары алдында ясаган чыгышында, "БМО иминлек шурасы тарафыннан кертелгән санкцияләрнең АКШ хәрбиләренә зират казу өчен түгел ә низагка чын чишелеш табуын телебез", дип әйтте.

Иранның Фарс агентлыгы кичә Иран чүлендә казылган чокырлар төшерелгән видео тараткан иде. Агентлык американ хәрбиләренә дип казылган чокырлар Иранның Американың ихтимал һөҗүменә әзерлеген күрсәтә дип хәбәр итте.

Романия президенты белән очрашкан Перес, коммунист режим вакытында Романиядәге 400 мең яһүднең Израилгә күчүенә булышкан өчен Романиягә рәхмәтен белдерде.

Израил Төркия белән булган низагтан соң хәрби күнегүләрне Романия белән бергә алып барырга карар кылган инде. Соңгы күнегүдә 6 Израил хәрбие Романиядә боралак казасында һәлак булды. Перес үлгәннәрне искә алу уңаеннан иртәгә синагогадa булачак мәрасимдә катнашачак.
XS
SM
MD
LG