Accessibility links

Кайнар хәбәр

Human Rights Watch үзбәк хокук яклаучысы Җәлиловны яклап чыкты



Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы 13 елга хөкем ителгән үзбәк хокук яклаучысы Гайбулло Җәлиловны яклап чыкты.

Җәлилов ел башында “дини экстремизм”да гаепләнеп тугыз елга төрмәгә утыртылды. Узган атнада ябык ишекләр артында узган мәхкәмә утырышында аңа “конституциягә каршы” эшчәнлек өчен җәзаны тагын дүрт елга арттырдылар.


Human Rights Watch Җәлиловка карата эш сәясиләшкән дип саный. Хакимиятнең гражданнар активистларын басым ясарга теләү очраклары элек тә күзәтелде.
XS
SM
MD
LG