Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дини хәрәкәт җитәкчесе Юлдашевның былтыр һәлак булуы белдерелде


Үзбәкстан дини хәрәкәтенә якын булган furqon.com интернет сәхифәсе, Үзбәкстандагы дини хәрәкәт җитәкчесе Таhир Юлдашевның үлүе турындагы хәбәрләрне раслады. Сайтта Юлдашевның мәете рәсемнәре урнаштырылган һәм аның бер ел элек АКШның Әфганстанда һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә һәлак булуын белдерде. Үзбәкстан ислам харәкәте җитәкчесе Юлдашев күптәннән бирле эзләнә иде.

Моннан элек берничә тапкыр Юлдашевның үтерелүе турында хәбәрләр таралды, ләкин хәрәкәт вәкилләре бу хәбәрләрне инкарь итеп килгән иде.
XS
SM
MD
LG