Юллар төзү, ватандашлык алу, торак проблемалары, спорт корылмалары төзү кирәклеге турында сораулар булды. Аларга президент җентекле итеп җавап бирде. Мәгариф, милли проблемалар турында сораулар булмады. Бу сорауларны президентка сайлап кына бирүләре турында сөйли.
Мәсәлән, Салават Юлаев мәйданында сорау бирергә торучылар төркемендә кеше хокуклары яклаучы Альмира Жукова да бар иде. Элегрәк хәбәр итүебезчә, аның кызын наркополиция тикшерү изоляторына ябып куйды. Альмира Жукова кызын үзенең эшчәнлеге өчен махсус, наркотик ташлап, кулга алуларын ирештерә. Чөнки Альмира Жукова югары милиция түрәләренең кырын эшләре турында документлар туплаган булган.
Альмира Жукова телекүпердә сорау бирүчеләр арасында чиратта торды. Ә икенче кабат шушы мәйданда сорау бирүчеләр арасында күренмәде. Ул моны алдан кушылган кешеләрнең генә сорау бирүләре белән аңлатты.