Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Талибан эшчеләргә һөҗүм оештырды


Әфганстанның көньягындагы Һәлманд вилаятендә Талибан сугышчылары юл төзелешендә эшләгән эшчеләргә һөҗүм оештырды. Һөҗүмдә 12 кеше һәлак булды.

Һәлманд шәһәр идарәсе сүзчесе Давыт Әхмәди һөҗүмнән соң эшчеләрне саклаган иминлек көчләре белән сугышчылар арасында бәрелешләр булуын белдерде.

Талибан сүзчеләреннән Забиһулла Мөҗаһид төркемнең һөҗүмдә җаваплыкны үз өстенә алуын белдерде.
XS
SM
MD
LG