Пакстанда ташкыннан зыян күргән 17 миллион кеше, китерелгән азык-төлек һәм су ярдәмнәрен алып калу өчен бер-берсе белән ярыша. Кайберләре җиргә түгелгән азыкларны җыеп өенә алып кайта.
Ташкын сәбәпле дөнья белән элемтәсе өзелгән, юллар ябылган җирләрдә калган 800 мең кешегә ярдәмнәр бары тик боралак аша гына җиткерелә ала.
Ләкин ярдәм ташучылар халыкны вакытында азык-төлек белән тәэмин итү өчен кимендә тагын 40 боралак кирәк булуын әйтә. Ярдәм җиткерелмәгән очракта бу җирләрдә көч куллану куркынычының артуы мөмкин.
Ярдәм чатырлары аланында исә 6 кешедән торган гаиләгә бер табак аш бирелә.
Медик кирәк-яраклар аз булган илдә холера кебек чирләрнең таралу куркынычы югары.
Кайбер төбәкләрдә су биеклегенең кабат арта башлаячагы турында хәбәрләр бар.