Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә иң популәр күренекле урыннар билгеләнде


Чехиянең туризм белән шөгыльләнүче махсус идарәсе CzechTourism мәгълүматына караганда, илдә халык яратып йөргән урыннар исемлеге башында танылган тарихи һәйкәл түгел, ә Прагадагы хайваннар бакчасы (зоопарк) тора. 2009 елда анда барлыгы 1,3 миллион кеше булган.

Шулай итеп, элекке елларда беренчелекне тоткан Прага Кирмәне (Pražský hrad) икенче урынга төшкән. Өченче булып күңел ачу үзәге Aquapalace Praha килә, ул Чехиядәге иң зур аквапарк.

Илдәге кирмән һәм ныгытмалар арасында иң популяры булып Леднице (Lednice) танылган. Ә инде табигый гүзәллекләргә килгәндә, туристлар өчен иң күркәме булып Моравиядәге мәгарәләр урыны Moravský kras тора.
XS
SM
MD
LG