Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар корылтае җыелды


Шимбә 28 августта кырымтатарлары милләткә һәм Украинаның территориаль бөтенлегенә янаган мәсьәләләрне карау өчен җыелды. Акмәчеттә бишенче корылтайның өченче сессиясе үтә.

Кырымтатар мәҗлесе вәкиле Али Хамзин әйтүнечә, Корылтай җыены декабрь аена планлаштырылган булган. Ләкин Украинада соңгы вазгыять сәбәпле җыен вакытыннан алда уздырылачак.

Хамзин 21 апрельдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән Украина президенты Виктор Янукович Харковта кул куйган килешүгә игътибар юнәлдереләчаген белдерде. Килешү нигезендә Русиянең Кара диңгездәге хәрби флоты 2042 елга кадәр Кырымда калачак. Монын хисабына Русия газны Украинага ташлама белән сатачак.

Хамзин фикеренчә әлеге килешү белән Украина кырымтатар мәсьәләсен үзе генә чишә алмаячак дәрәҗәгә җитте. Шул уңайдан Кырымтатар корылтае кырымтатарларын борчыган мәсьәләргә Европа һәм халыкара оешмаларның игътибарын җәлеп итү чараларын караячак.

Корылтайда шулай ук 31 октябрьда булачак җирле сайлауларда кырымтатар намзәтләре исемлеге расланачак, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG