Accessibility links

Словакиядә билгесез бер шәхес 6 кешене үтерде


Словакия башкаласы Братиславада бүген бер кеше урамдагы өйләрнең тәрәзәләренә ут ата башлый. Нәтиҗәдә 6 кеше һәлак булды, 9 кеше яраланды. Xастаханәгә озатылган яралылар арасында 3 яшьлек бер бала да бар.

Җирле мәгълүмат чаралары ут аткан кешенең соңыннан үзен үтерүен белдерә.

Вакыйганың сәбәбе әлегә мәгълүм түгел, тикшерү эшләре дәвам итә. Һөҗүмне оештырган кешенең 50 яшьлек наркоман булуы белдерелә.
XS
SM
MD
LG