Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан Лаһордагы шартлаудан соң иминлекне арттыра


Пакстан хөкүмәте Лаһорда булган шартлаудан соң шәһәрдәге иминлекне арттыра. Лаһорда кичә булган 3 шартлауда барлыгы 33 кеше үлде, 171 кеше яраланган иде.

Шартлаулар табигый афәтләр сәбәпле кыенлыклар кичергән Пакстан хөкүмәтенә булган басымнарны арттырды. Лаһорда халкы кичә булган һөҗүмнәрне һәм хөкүмәткә протест белдереп машиналарны яндырды.

Лаһор шәһәр хакимияте җитәкчесе Саҗҗад Бһутта шәһәргә өстәмә иминлек көчләре җибәрелүен әйтеп, "шәһәрдә охшаш вакыйгалар булмасын өчен иминлек арттырылды" диде.

Белгечләр табигый фаҗигага дучар булган Пакстанда, сугышчыларның янә һөҗүмнәрен арттыра алачагы турында борчылу белдерә.
XS
SM
MD
LG