Accessibility links

Ирек Агишев: Хәмитовның уңай яклары күп


Ирек Агишев
Ирек Агишев

Башкорт җәмәгатьчелеге җыенын уздыру өчен оештыру идарәсе төзелде. Анда Рөстәм Хәмитовка карата позиция булдырылды. “Ак тамыр” исемле башкорт оешмасы башлыгы Ирек Агишев, яңа президент Мортаза Рәхимовтан күпкә уңайрак дип исәпли.

III бөтендөнья башкортлары корылтаеннан соң башкорт җәмәгатьчелек оешмалары арасында каршылыклар башланды. Моңа форумга кайбер оешмаларның кертелмәве, хәлиткеч документлар төзегәндә аларның фикерләре белән исәпләшмәү, форумдагы кайбер сепаратистик шигарьләр сәбәпче.

Хәбәр итүебезчә, Корылтайда конфедерация төзү, федераль хакимиятнең республикага президент билгеләвенә юл куймау кебек шигарьләр яңгыраган иде. Рәсми булмаган чыганаклар хәбәренә караганда, федераль мәгълүмат чараларының һөҗүменә нәкъ шул корылтай сәбәпче. Корылтайдагы ул шигарьләр ил җитәкчелегенә шул ук көнне мәгълүм булган.

Шул ук кичне Медведев һәм Путин очрашып Рәхимовны “адекват булмаган адымнары өчен” алырга булганнар. Федераль мәгълүмат чараларының һөҗүме нәкъ шуннан соң башланды. Кайбер башкорт җәмәгатьчелек оешмалары шул уңайдан Мортаза Рәхимовның башына җитәргә булышлык иткән Башкорт корылтае рәисе Азамат Галинны гаепли. “Күк бүре” лидерлары корылтай башкарма комитеты рәисен алыштыруны таләп итә.

Бер төркем башкорт җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең утырышы узды. Анда башкорт җәмәгатьчелегенең җыенын уздыру өчен оештыру идарәсе төзелде. Әлеге идарәгә кергән “Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов турында да позицияләрен булдыруларын ирештерде:

“Без элекке президент белән чагыштырганнан соң, Рөстәм Хәмитовта бик күп уңай яклар таптык. Мәсәлән, беренчедән, ул халык белән диалогка кереп эшли, ачык эш итә. Мортаза Рәхимовка без керә дә алмый идек. Икенчедән, ул Уфа-2 калачыгын өйрәнү турында фәрманга кул куйды. Казылмалар барышында табылган борынгы башкорт шәһәре ныклап тикшереләчәк, ЮНЕСКО белән килешү төзеләчәк. Элекке президент моны эшләмәгән иде. Өченчедән, ул хөкүмәтне бик дөрес төзеде дип исәплибез”.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, бер төркем башкорт галимнәре Уфадагы казылмаларда чыккан шәһәр Казаннан да картрак дип исәпли. Мортаза Рәхимов аларның фикерен куәтләмәгән иде. Рөстәм Хәмитов исә бу уңайдан махсус фәрман бирде. Бәйсез аналитиклар моны Рөстәм Хәмитовның башкорт проблемнарына битараф булмавы, үзен чын башкорт булганын исбат итүе өчен эшли дип фаразлый.
XS
SM
MD
LG