Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кубада 500 мең бюджет хезмәткәре эштән чыгарыла


Кубадагы коммунист хакимият йөзләрчә мең бюджет хезмәткәрен эштән чыгарачак һәм аларга эш табуны җиңеләйтү өчен хосусый тармакка чикләүләрне киметәчәк.

Илдәге бердәнбер һөнәр берлеге – Куба эшчеләр федерациясе киләсе елның март аена 500 меңләп эш урынының киметеләчәген белдерде.

Кубадагы хезмәт көчләренең 85 проценты, ягъни 5 миллионлап кеше дәүләт бюджетына эшли.

2008 елда җитәкчелекне энесе Рауль Кастрога тапшырган Фидель Кастроның күптән түгел Кубадагы коммунистик икътисадның эшләмәве турында әйткәнлеге хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG