Accessibility links

Татар теле укытучылары бөтенрусия корылтаена җыена


Казанда алдагы атна башында Татар теле һәм әдәбият укытучыларының һәм этномәдәни (татар) мәгариф компонентлы гомум белем бирү мәктәпләре җитәкчеләренең V бөтенрусия корылтае үз эшен башлый. Уфада Башкортстан мәгариф министрлыгы белән Бөтендөнья татар конгрессы шушы зур форумга җитди әзерлек эшләре алып барды. Республикадан бу форумда 50гә якын татар укытучысы катнаша.

Корылтай вәкилләре Уфадан да, республиканың төрле районнары һәм шәһәрләреннән дә сайлап алынган. “Без төрле бәйгеләрдә җиңеп чыккан, дәүләт грантлары алган татар укытучыларын сайларга тырыштык”, ди Башкортстан мәгариф министрлыгының милли мәктәпләр бүлеге өлкән хезмәткәре Флүсә Назаргулова.

Флүсә Назаргулова әйтүенчә, Башкортстаннан барган татар укытучылары Казандагы корылтайда үз тәҗрибәләре белән дә уртаклашачак. Корылтайның пленар утырышында Башкортстан Мәгариф министрлыгының бүлек мөдире, шушы вәкиллекне җитәкләгән Рәйсә Күзбәкова чыгыш ясаячак икән. “Ә инде форумның секцияләре эшендә Башкортстан татар укытучылары үз чыгышларын тәкъдим итәчәк”, ди Флүсә Назаргулова.

Соңгы елларда Башкортстанда татар мәгарифенең аянычлы хәлгә калуы турында белдерүләр еш яңгырый. Татар милли оешмалары һәм татар галимнәре бу мәсьәләдә тәгаен саннар һәм фактларны туплап республика хакимиятенә мөрәҗәгатьләр дә юллады. Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, соңгы дүрт елда гына да Башкортстанда 1 меңнән артык татар теле укытучысы эшсез калган.

“Татарча укыту туктатылгач, алар кыскартылган. Шуннан аларның 279ы бөтенләй мәгариф өлкәсеннән китәргә мәҗбүр булган, ә калганнары, башкорт теле курслары үтеп, башкорт теле укытуга күчерелгән. Башкортстан югары уку йортларында татар бүлекләре дә ябылу алдында. Мисал өчен, Башкортстан дәүләт университетында, Башкортстан дәүләт педагогия университетында, Стәрлетамак педагогия академиясендә татар бүлекләренә талиблар кабул итү елдан-ел кими бара”, ди Мәҗит Хуҗин.

Башкортстан татар галимнәре фикеренчә, әгәр республикада татар теленә дәүләт статусы бирелмәсә, һәм башкортлаштыру күренешләре дәвам итсә, татар мәгарифенең киләчәге юк. Хәтта Русия күләмендә уздырылган корылтайлар да бу хәлне әлләни үзгәртә алмый, ди алар.
XS
SM
MD
LG