Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада мәхкамә 2004 елгы сәяси реформаны гамәлдән чыгарды


Украина Конституцион мәхкамәсе президент вәкаләтләрен чикләүче 2004 елгы сәяси реформа канунын гамәлдән чыгарды.

Мәхкамә карары белән Украина президент-парламент идарәсенә кире кайта.

Мәхкамәгә бу турыда мөрәҗәгатьне ил парламентының 252 депутаты тапшырды. Алар бу канун конституцион кагыйдәләрне тупас бозу белән кабул ителде дип аны гамәлдән чыгаруны сораган иде.

2004 елда президент Леонид Кучма хакимияттән китәр алдыннан Украина парламент-президент идарәсенә күчте һәм парламентның вәкаләтләре дүрт елдан биш елга арттырылды.
XS
SM
MD
LG