Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босния-Һерцеговинада сайлаулар үтә


Босниядә яшәүче мөселманнар, серблар һәм хорватлар илнең югары идарәсе – Президиумга өч намзәтне сайлый.

Босния, Серб республикасы һәм мөселман-хорват федерациясендә шулай ук парламент сайлавы үтә. Серб республикасы халкы президентны да сайлый.

Босниядә 1995 елда 100 меңләп кешенең гомерен өзгән сугыш тәмамланганнан соң инде алтынчы сайлау үтә. Белгечләр тавыш бирү нәтиҗәләре илнең нинди тизлектә Европа Берлеге һәм НАТОга таба барачагын фаразларга ярдәм итәчәк, дип белдерде.

Сайлаулар Казан вакыты белән кичке тугызда тәмамлана.
XS
SM
MD
LG