Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта рус телен рәсмиләштерүгә каршы урам җыены үтә


“Безнең Украина” фиркасенең 200ләп әгъзасе Югары Рада бинасы каршында “Телләр турындагы” канунга каршы урам җыены уздыра.

Чарада катнашучылар “Украин телен саклыйк”, “Бер ил - бер тел” һәм “Урыслашуны туктатырга” дигән шигарьләр тоткан, дип хәбәр ителә.

Украинаның кайбер төбәкләрендә русчаны рәсми тел итү турында канун өлгесен хакимияттәге “Регионнар партисе”, “Литвин блогы” һәм коммунистлар тәкъдим итте.

Оппозиция мондый кануннан украин теле үсешен тоткарлаячагын фаразлый.
XS
SM
MD
LG