Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Башкортстанда керәшеннәрне бетерә алмаслар”


Бакалы керәшеннәре
Бакалы керәшеннәре

Башкортстанда яшәүче татарларны, шул исәптән керәшеннәрне халык санын алу вакытында башкорт дип язсалар, милли хәрәкәт вәкилләре вәзгыятьне мәхкәмә ярдәмендә хәл итәргә уйлый.

2002 елгы җанисәптә Башкортстанда башкортлар саны 1989 елдагы 864 меңнән 1222 миллион кешегә җитте. Күзәтүчеләр фикеренчә, бу сан татарларны башкортлаштыру аркасында артты. Татарлар исә 130 меңгә кимеде. Бигрәк тә, Башкортстанның көнбатыш районнарында – татарлар күпчелек яшәгән җирләрдә татарлар сизелерлек азайды.

Мисал өчен, Бакалы, Бәләбәй, Илеш һәм башка барлык районнарда 1989-2002 еллар арасында 3-8 мең татар юкка чыккан. Шул ук вакытта һәр районда башкортлар сизелерлек үрчеде. Һәм иң кызыгы: татарлар кими, ә башкортлар арта. Мисал өчен, Бакалы районында 3383 татар кимесә, башкортлар шул ук районда 3560 кешегә күбәйде.

Бу урында шунысын әйтергә кирәк, Башкортстан хакимияте керәшеннәрне шахмат кырындагы фигура урынына кулланып, аларның аерым халык булуларын аңлатырга тырышты. Әмма бу вакытлыча булды. Тора-бара башкорт галимнәре керәшеннәр – чукынган татарлар түгел, чукындырылган башкортлар дигән теория уйлап чыгарды.

Башкорт галиме Рәшит Шәкүров фикеренчә, Бакалы керәшеннәре Казан татарларының этнографик төркеме булып саналса да, аларның килеп чыгышлары башкортларга бәйле. Керәшеннәр чукынган татарлар түгел, ә чукындырылган башкортлар, ди ул. Рәшит Шәкүров бу фикерне тагын да үстереп, Чиләбе өлкәсендә яшәүче керәшеннәрне – нугайбәкләрне дә башкортлаштырып куя. Хәтта аларны башкорт халкының бер өлеше булган керәшен башкортлары дип атый.

Рәшит Шәкүров "нугайбәк" атамасының килеп чыгышын да башкортларга бәйли. Янәсе, Чиләбе керәшеннәренә нугайбәк исеме дә Нугайбәк исемле башкорттан ябышып калган. Әмма бу урында шунысын әйтергә кирәк, нугайбәкләр Башкортстан җирләренә хәзерге Казан артыннан күчерелә, ә аннан Чиләбе өлкәсенә җибәрелә. Шуңа күрә монда нугайбәкләрне һич кенә дә башкортлар белән бәйләп куеп булмый.

Нугайбәкләр бүген дә үзләренең нугай бәкләреннән килүен хәтерли. Шулай да башкорт җәмәгатьчелеге нугайбәкләрне башкорт тамырлы итеп күрсәтү эшен күптән алып бара. 1983 елда ук Яныбай Хамматовның “Төньяк амурлары” китабында нугайбәкләрнең башкортча җырлауларын, курайда уйнавын, башкорт милли киемен киюен яза.

Соңгы вакытта керәшеннәрнең башкорт тамырлы икәнен исбатларга тырышу көчәйде һәм аерым эшләр дә эшләнә башлады, халыкның кыллары тартылып каралды. 2010 елның гыйнвар аенда “Башкортстан” газетында (республиканың төп газеты) Бакалы районындагы керәшен авылларын башкортларныкы дип язып та чыктылар. Бу эшләр хакимиятнең керәшеннәр белән чынлап торып ниндирәк шахмат уены уйный башларга җыенуын ачык күрсәтте.

Башкортстанда халык санын алуда нинди күренешләр күзәтелер? Шул турыда юрист, кеше хокукларын яклаучы, башкортлаштыру сәясәтенә каршы көрәшүче Бакалы керәшене Леонид Чернов белән сөйләштек.

Башкортстан керәшеннәре халык исәбен алуга ничек әзерләнә? Башкортлаштыру аларга да кагыла бит. Инде башкорт галимнәренең керәшеннәр чукынган башкортлар дигән теориясе дә бар.

1989 елгы җанисәптә керәшеннәр сигез мең булган, ә 2002 елда алар дүрт меңгә генә калган, ике тапкыр кимегән. Шуны әйтәсе килә: дүрт мең керәшен кая киткән? Аларны үтереп бетергәннәрме? Әллә ислам диненә күчергәннәрме? Алай дисәң, Бакалы районында мөселман татарлар саны да кими. 1989 елда Бакалы районында 21 мең татар булса, 2002 елда бу сан 16700гә кала. Иң кызыгы: Бакалыда 7 меңгә якын башкорт килеп чыга. Моның яртысыннан күбесе керәшеннәрдән алынган. Бу турыда керәшен авылларында аңлатулар да алып бардык.

Башкортстанның Яңа Илек авылында керәшеннәр генә яши. Шул авыл мәктәбендә башкорт теле укыта башладылар. Аның укытучысы да керәшен әле. Мин бу мәсьәлә белән прокуратурага да бардым. Әмма мине, моннан да бигрәк, 29 гыйнварда “Башкортстан” газетында басылган язма хәйран калдырды. Анда “Бакалы башкортларында милли үзаң көчле” дип язылган. Монда 12 керәшен авылын: Бакалы, Ахман, Әрнәш һәм башкаларны башкорт авыллары дип язганнар, әле җитмәсә, чуаш һәм чеп-чи урыс авылын да башкортныкы дигәннәр. Мин бу турыда Башкортстан прокуратурасына хат яздым. Алар “монда экстремизм юк”, дип кенә җавап бирде.

Халык санын алуда керәшеннәр ничек язылачак? Аларны башкорт дип язмаслармы?

Бу турыда хәзергә бик күп эшлибез. Керәшеннәрнең күпчелеге керәшен, керәшен татары дип язылабыз дип әйтә. Дөрес, керәшен татарлары булып язылучылар күбрәк.

Халык үзе җанисәп уеннарына ничек карый?

Керәшеннәр үзләрен керәшен татарлары дип әйтә, шулай язылуын белдерә. Чөнки безнең әти-әниләребез, бабаларыбыз керәшен булган. Халыкларның кимүе халык исәбен алуда катнашмаганга да килеп чыга. Моны аңлаган кеше аңлый. Без бит үзебезчә яшибез. Бакалы керәшеннәре чиркәүгә йөри, келәү итә. Рөстәм Хәмитов безгә – татар халкына җанисәп алдыннан мөрәҗәгать итәр, җанисәпне федераль законнар нигезендә, Конституция кушканча үткәрергә кирәклеген әйтер, дип исәплим.

Керәшеннәрнең “Туганайлар” газетына июль-декабрь айларына Бакалы районында беркем дә языла алмаган. Язылырга теләүчеләргә бу газет инде чыкмый дип әйткәннәр. Башкортстан хакимияте ике республика керәшеннәренең йөрешүен яратып бетермиме?

Мин халык үзе язылмаган дип уйлыйм. Бүген авылларда хәерчелек, эшләгән халыкка акча түләмиләр. Бу хәл бер Башкортстанда гына түгел, башка җирдә дә бар. Элек авылга кайтканда ТНВ күрсәтә иде, соңгы тапкыр авылда булганда, күрсәтми дип әйттеләр. Сәбәбен белмиләр инде.

Бакалы районында керәшеннәргә башкорт телен укыта башлау аркасында керәшеннәр ни татарча, ни башкортча яхшы итеп укый-яза белмиләр.

Бу телне бозу дип атала. Башкорт телен укыту аркасында керәшен татарларының теле бозыла башлады. Мин үзем татар мәктәбендә укыдым, татарча укыдык. Ә бүген яңадан татар телен өйрәтә башладылар. Моңарчы балаларга алтышар сәгать башкорт телен өйрәттеләр. Хәзер башкорт телен ике дәрес кенә калдырганнар. Мөгаен, өстән шулай кушканнардыр. Балалар болай татарча сөйләшә, ләкин башкорт телен яратып бетермиләр.

Әмма соңгы елларда Татарстан җырчыларын Бакалыга кертмиләр. Мисал өчен, Галина Казанцева бездә концертларын оештыра алмый. Эт койрыкка, койрык беткә дигәндәй, төрле сәбәпләр табып концертлар үткәрергә рөхсәт бирелми. Яңа президент моны хәл итәр, каршылыклар булмас.

Бакалы районында Татарстанның “Бәрмәнчек” керәшен ансамбле дә концерт күрсәтә алмады бит.


Аны да кертмәделәр. Соңгы вакытларда Бакалыга башкорт артистлары гына килде. Шулай да хәзер татар артистлары да килә башлады. Бу сөенечле хәл инде. Алдагы көннәрдә кеше хокукларын, бигрәк тә керәшеннәрнекен, бозмаслар.

Башкортстан керәшеннәреннән чыккан зыялылар да үзләрен башкорт дип йөртә башлады. Бу нилектән?


Бүген президент аппаратында да, министрлар кабинетында да бер генә керәшен татары да эшләми. Бакалы районы башлыгы гына керәшен. Аның турында күпләр: бәлки, ул инде башкорттыр яки урыстыр, шуңа тоталардыр, дип әйтә. Башкортстанга керәшен татарлары үзләрен күрсәтә алмый, шуңа күпләр башкорт дип языла.

Шулай да бу халык санын алуда керәшеннәрне тагын да күбрәк итеп башкорт дип язабыз, безгә керәшеннәр кирәкми, без аларны бетерәбез, дип уйлаулары дөрес түгел. Алар керәшеннәрне барыбер бетерә алмаслар. Берничә керәшен калыр. Керәшен татары булып мин калачакмын.
XS
SM
MD
LG