Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗарстанда агулы матдә чыгу дәвам итәргә мөмкин


Маҗарстан хакимиятләре алюминий җитештерү ширкәтендәге каза нәтиҗәсендә зарарланган саклагычтан агулы матдәләрнең тагын да чыгу куркынычы бар дип белдерә.

Премьер-министр Виктор Орбан агулы матдә икенче мәртәбә дә чыгарга мөмкин диде.

Бу матдәнең тирә юнгә агуы Маҗарстан тарихында булмаган зур экологик казага китерде.

Каза урынындагы Колонтар авылы халкы башка урынга күчерелде.

Дүшәмбе 700 мең шакмак метр агулы матдә чыгудан кимендә җиде кеше үлде, пәнҗешәмбе инде бу матдә Дунай елгасына кадәр барып җитте.
XS
SM
MD
LG