Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда НАТО очкычы һөҗүменнән җиде кеше һәлак булды


Пакстанның төньяк-көнбатышында АКШныкы дип фаразланган читтән идарә ителүче очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә кимендә җиде кеше үтерелде.

Һөҗүм Төньяк Вәзирстан виләятенең Пакстан-Әфганстан чиге янындагы өлешендә урнашкан сугышчылар корылмаларын каршы юнәлтелгән.

Соңгы арада анда Хафиз Гүл Баһадур сугышчылары Әфганстандагы НАТО хәрбиләренә йөк ташучы машина кәрваннарына һөҗүм итеп килә.

Шимбә көнне сугышчылар Сиби шәһәре янында ягулык төялгән утызлап цистернаны яндырды.

Моның өчен җаваплылыкны үз өстенә Пакстандагы Талибан алды.
XS
SM
MD
LG