Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия президенты Кристиан Вулф Русия сәфәрен башлады


Германия президенты Кристиан Вулф Русия белән Германия арасында сәяси һәм икътисадый бәйләнешләрне ныгыту максатындагы 5 көнлек сәфәр белән Мәскәүгә килде.

Сишәмбе ул президент Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путин белән очрашыр дип көтелә.

Сәфәр барышында Вулф Тверь, Петербур һәм Сембер шәһәрләренә дә тукталачак.
XS
SM
MD
LG