Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Грузиянең Төньяк Кавказдагыларга виза тәртибен бетерүен тәнкыйтьли


Русия тышкы эшләр министрлыгы Тифлиснең Төньяк Кавказда яшәүчеләр өчен Грузиягә визасыз килү мөмкинлеге тудыруын провокация дип атады.

Министрлык белдерүендә “Русия халкын төрле төркемнәргә бүлгәләү омтылышы цивилизацияле халыкара аралашу нормаларына туры килми”, - диелә.

Грузия президенты Михаил Саакашвили карары белән Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Төньяк Осетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Чәркәс һәм Адыгей республикаларында яшәүчеләргә Грузиягә 90 көнгә визасыз килү рөхсәт ителә.

Тифлис анда яшәүче халыклар белән мәдәни һәм тарихи якынлыгын сәбәп итеп китерде.
XS
SM
MD
LG