Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”: Фиркаләр күп булса да, фикер бер


“10 октябрьдә меңәрләгән канун бозулар турында хәбәрләр килә. Безнең Яр Чаллы шәһәре дә исемлектә бар”, ди газетның даими авторы.


“Безнең гәҗит”тә сәясәт турында язучы Кутушев соңгы санда үткән сайлауларга нәтиҗә ясый. Канун бозу очраклары мисалларын Чаллы шәһәреннән китерә.

“Анда сайлауларда катнашкан һәр кешегә “Мин Чаллыны яратам” дигән махсус стикер биргәннәр. Аларны эш урынына илтеп бирәсе, имеш. Аннан соң һәр ширкәт шул стикерлардан хезмәткәрләренең сайлауларда катнашу-катнашмавы турында хисап тота”, ди Сәйдулла Кутушев.

Ул сайлауларның күп фиркалелек ягына борылуын әйтә. Тик моның өстән кушылган фәрман буенча эшләнелүен дә яшерми. Үзе шунда ук сорау бирә, “Әллә, чыннан да, акрынлап демократиягә кереп барабызмы?”ди.

Бер төркем журналистлар сайлауда җиңгән фиркаләр хакимият белән серләшеп эш йөртте, аларның “изге” максатларына ирешәселәре бар иде дисә, “Безнең гәҗит” авторы сәяси көрәш рәвеше абайлануын әйтә. Ләкин моннан әлләни үзгәреш булмый икән.

“Тик бернәрсә генә үзгәрешсез – фиркаләр күп булса да, фикер бер. Шуңа күрә плюрализм көтмәгез. Әлегә”, дип тәмамлый язмасын Кутушев. Алга таба нинди фаразлар әйтер, киләсе саннан күрербез.
XS
SM
MD
LG