Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония нефть ширкәте Иран белән булган килешүдән чигенә


Япониянең "Инпекс" нефть ширкәте Иран нефть ятмасын куллану турындагы килешүдән чигенәчәген игълан итте.

Иранга каршы кертелгән яңа халыкара чикләүләрне узган ай Япония тулысынча яклаячагын белдергән иде.

Мәгълүм булганча Иранның атом программасы халыкара җәмәгатьчелектә каршылык тудыра. Иран һәм дөнья көчләре арасында булган сөйләшүләр озак вакыттан бирле туктап калган хәлдә тора. Европа Берлеге югары вәкиле Катрин Аштон киләсе ай урталарында бу сөйләшүләрне яңадан башларга чакыра.

Аштонның бу тәкъдименә Тәһран ягына уңай карый.

БМОның 5 даими вәкиле Британия, Кытай, Франция, Русия, АКШ һәм Германия белән Иран арасындагы сөйләшүләр былтыр октябрь аенда булган Женева җыеныннан соң туктап калган иде.
XS
SM
MD
LG