Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран 10 ноябрьдән соң атом сөйләшүләрен башларга әзер


Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы вәкиле Кэтрин Эштон Иранның 10 ноябрьдән соң атом сөйләшүләрен башларга әзер булуын әйтте.

Эштон Иран атом арадашчысы Сагыйт Җәлилидән килгән хатта, Иран тарафыннан 10 ноябрьдән соң һәр ике тараф килешенгән көн һәм җирдә сөйләшүләрне яңадан башларга риза булуын әйтте.

Моннан элек Эштон Иранга 15-17 ноябрьдә Венада очрашырга тәкъдим иткән иде. Бу исәптән Эштон Тәһран хакимиятенең бу адымының мөһим булуын әйтте.

Иран бу ай башында АКШ, Британия, Кытай, Франция, Русия һәм Германиядән торган 5 1 илләре белән октябрь ае ахырында сөйләшергә әзер булуын белдергән иде.

Иран белән БМО иминлек шурасы даими әгъзалары һәм Германия арасындагы сөйләшүләрне былтыр туктаган иде. Бу вакыт эчендә БМО керткән яңа санкцияләргә Тәһран ризасызлык белдерә.
XS
SM
MD
LG