Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия кыйтга ара ракетасын сынады


Русия диңгез хәрби көчләре "Булава" исемле кыйтга ара ракетаны уңышлы гына сынауларын белдерде. Русия хакимияте бу ракетаны үзенең атом коралларына кушарга тели. Ракета сынавы Финляндия якыннарында диңгездә оештырылган. Ракета моннан 6 мең чакрым ераклыктагы Камчатка ярым утравындагы хәдәфкә ирешкән.

Шактый кыйбатка төшкән бу ракета Русия өчен авыр сынау булды. Чөнки моннан элек хәрбиләр аны җибәрү өчен уздырган 13 сынауның 7се уңышсыз тәмамланган иде.

Кичә Русия шулай ук Совет вакытыннан калган тагын бер ничә ракетаны да сынаган иде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG