Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия журналистлары президент Медведевка ризасызлык хаты җибәрде


Русиядә бер төркем журналист хезмәттәшләренең каты кыйналуына ризасызлык белдереп президент Дмитрий Медведевка хат җибәрде. “Коммерсантъ” газеты күзәтүчесе Олег Кашинга карата булган һөҗүмне җавапсыз калдырмаска чакырган ачык хат “Коммерсантъ” газетының беренче сәхифәсендә басылды. Алар президенттан журналистларның иминлеген кайгыртырга чакыра.

Олег Кашин шимбәгә каршы төндә ике билгесез кеше тарафыннан каты кыйналган иде. Аның кыйналу вакыты видеога төшерелгән. 90 секундлык видео илнең интернет сәхифәләрендә, хәтта дәүләт телевидениесы аша да күрсәтелде. Журналистның хәле авыр булып кала.

Хатта журналистлар быел гына да 8 журналистның үтерелүен язды. Алар әйтүенчә, бу вәзгыять бары тик журналистларның иминлеге мәсьәләсен генә түгел, шулай ук илдә сүз иреклеген дә куркыныч астына ала.

Европа Берлеге вәкилләреннән Мая Кочиянчич бүген ясаган чыгышында һөҗүмнен зур борчу уятуын әйтте.
XS
SM
MD
LG