Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүенең ел ахырынача ратификацияләнүенә өметләнә


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров АКШның эчке сәясәте Стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүен ратификацияләүгә комачауламас дип өметләнүен белдерде.

Лавров бүгенге чыгышында Русия АКШ Сенатының Тышкы сәясәт комитетында сентябрь аенда расланган бу килешү ел ахырына кадәр Сенатта да хупланыр дип өметләнә диде.

Русия тышкы эшләр министры шулай ук НАТОның ракета калканы планында тәңгәл роль бирелгән очракта, Мәскәүнең анда да катнашырга теләвен белдерде.

Русия-НАТО саммитына бер атна вакыт калып барганда Лавров боларны Сеулдагы 20-лек төркеме саммиты читендә әйтте.
XS
SM
MD
LG