Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияне "губерналаштыру": Хәмитов нәрсә әйтер?


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов

Русия төбәкләрен берләштерү һәм алардан нибары 20 эре төбәк төзергә җыенулары хакындагы хәбәрләр бу көннәрдә Уфада да җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итте.

Агломерация хакында Башкортстанның югары җитәкчелегенең нинди дә булса фикер яңгыратканы юк. Күрәсең, бу хәбәрне әлегә баш капкачы эчендә “эшкәртү” барадыр.

20 ноябрь көнне республика президенты Рөстәм Хәмитов үзенең интернет блогына иң күп язучылар белән очраша. Аңа бу мәсьәләгә кагылышлы сорау да бирелми калмас, мөгаен. Шуңа күрә Хәмитов әфәнденең бу мәсьәләгә мөнәсәбәтен шимбә кичендә үк мәгълүмат чаралары таратыр да әле.

Ә инде башка сәясәтчеләрнең һәм икътисад белгечләренең фикерләренә килгәндә, алар төрлечә. Кайберләре Татарстан белән Башкортстан кебек милли республикаларга губерналаштыру шаукымы кагылырга тиеш түгел дисә, икенчеләре бу хәлдән әлләни фаҗига күрми.

Икътисад белгечләре, Русиядә 20 агломерация булдыру илдә тагын да күбрәк кыенлыклар китереп чыгарачак, дигән фикердә. Шушы ук фикерне Уфадагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин да уртаклаша.

Ринат Гатауллин
“Русия җитәкчеләре федерализмнан тулысынча унитаризмга күчү юлын сайлады кебек. Ил төбәкләрен берләштерергә тырышуның беренче адымы – Русиядә бер генә президент булырга тиеш дигән таләп. Ярый президент берәү генә дә булсын. Ләкин Татарстан белән Башкортстанның үзенчәлеген бетерү дөрес эш түгел. Алар республика буларак сакланып калырга тиеш”, ди Ринат Гатауллин.

Ринат әфәнде фикеренчә, Русиядә бүгеннән үк киләсе президент сайлауларына әзерлек бара.

“Алдагы сайлауларга кадәр илнең сәяси-иҗтимагый тәртипләре дә, территориаль корылышы да тамырдан үзгәрергә мөмкин. Хәзерге җитәкчеләрдән һәммәсен көтәргә мөмкин”, ди Ринат Гатауллин.
XS
SM
MD
LG