Accessibility links

Кайнар хәбәр

Серб Республикасы җитәкчесе: Босния һәм Һерцеговина «котылгысыз рәвештә бүленгән»


Серб Республикасы җитәкчесе Милорад Додик Босния һәм Һерцеговина «котылгысыз рәвештә бүленгән» ил дип белдерде.

“Вечернье Новости” газетына интервьюда Додик халыкара җәмәгатьчелек «берләштерү мөмкин булмаганны берләштерергә тырышканлыгын ахыр чиктә аңлый башлады”, - диде.

15 ел элек 1995 елның 21 ноябрендә АКШ һәм башка кайбер илләр арадашлыгында имзаланган Дэйтон килешүе Босния һәм Һерцеговина Республикасындагы сугышка нокта куйды. Ике өлештән – Босния һәм Һерцеговина Мөселман-Хорват Федерациясеннән һәм Серб Республикасыннан торган дәүләт төзелде.
XS
SM
MD
LG