Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карадуган мәктәбе UNESCO белем йорты булачак


Карадуган авылындагы "Тәбрис" чишмәсе
Карадуган авылындагы "Тәбрис" чишмәсе

Казанда Русия, БДБ һәм Балтыйк илләре вәкилләре катнашында UNESCO мәктәпләренә багышланган халыкара форум бара.

ТИСБИ Идарә академиясе ректоры, UNESCO халыкара кафедрасы җитәкчесе Нэлла Прусс сүзләренчә, Татарстанда UNESCO мәктәпләре бармак белән генә санарлык. Әлегә 3 уку йорты гына.

“Бездә бик аз шул. Балтач районының Карадуган авылында менә дигән мәктәп бар. Без аны беренче утырышта ук UNESCO мәктәбе исеменә тәкъдим итәчәкбез”, ди Прусс.

Прусс әйтүенчә, UNESCOга караган мәктәпләр иң беренче чиратта әлеге халыкара оешма таләпләренә җавап бирергә тиеш. Тынычлык, күршеләр белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булу, сугышларга каршылык һәм үзең яшәгән төбәкне чәчәк аткан бер урын итәргә тырышу фикерләрен алга сөрүе зарур.

Карадуганда әйләнә-тирәгә игътибар арта


Карадуган мәктәбе мөдире Гөлнара Габдрахманова, UNESCO канаты астына керү өчен үзләрендә эш башланып киткәнгә 3 ел вакыт узып бара, дип белдерә. Көтмәгәндә Карадуган авылы янында ук тагын бер чишмә бәреп чыгуы моңа этәргеч биргән.

“Безнең Карадуган җирлеге үзенең чишмәләре белән данлыклы. Бездә Себер тракты музее бар һәм әлеге юл заманасында безнең аша үткән.

2007 елда тагын бер чишмә бәреп чыкты. Без аны юл кырыена чыгардык. Тикшергәннән соң куллану өчен бик яхшы су икәнлеге ачыкланды. Аның тирә-юнен бик матур итеп ясадык. Яшьләр анда килеп ял итә. Җәй көне бөтен үткән-киткән кеше аннан су ала.

Чишмә чыккан җирне эшкәртеп, анда “Кызыл китап”ка кергән үсемлекләр үстерә башладык. Безнең Балтач тыюлыгы бар. Укучылар үсемлекләрнең кайсыларының юкка чыгып барганын өйрәнделәр дә, үстерә һәм урманга алып чыгып утырта да башладылар”, ди Габдрахманова.

Габдрахманова сүзләренчә, 30 ел элек укучылар мәктәп ишек алдында күл дә ясаган булган. Әмма ул күптән кипкән инде. Яңа бәреп чыккан чишмә суының бер өлешен алар янә шушы күл булган урынга җибәргән. Һәм анда балыклар да үрчетә башлаган.

Карадуган мәктәбендәге тәрбия юнәлешләре UNESCO програмына туры килгәнгә, алар үзләре ТИСБИ Идарә академиясендәге UNESCO кафедрасын эзләп тапканнар. UNESCO таләпләре – мәдәни мирасны, экологияне саклау, бала хокукларын яклау әлеге мәктәптә төрле яклап алып барылганлыгы ачыкланган.

Казандагы 36нчы мәктәп Германиягә йөз тоткан


Русиядә әлеге таләпләргә туры килгән 90лап мәктәп бар икән. Һәм 22 ноябрьдә Казанда форум башланган көнне Прусс Русиядә әлеге мәктәпләрнең координаторы итеп билгеләнде. Алга таба UNESCOга караган мәктәпләр арасында да тыгыз хезмәттәшлек булсын өчен тырышачагын әйтте ул.

Нэлла Прусс
“Мәктәпләрдә замана технологияләрен кулланган тәрбия бик югары дәрәҗәдә булырга тиеш”, ди Прусс. Шул ук вакытта Татарстандагы башка мәктәпләр дә UNESCO байрагы астына керсен өчен әле күп эшләр башкарырга кирәклеген әйтә ул.

Казанда 36нчы гимназия дә UNESCO фикерләре белән эшли. Мәктәп мөдире Татьяна Матлина сүзләренчә, алман телен тирәннән өйрәнгәнгә күрә алар кечкенәдән үк балаларны Германия тарихы, мирасы һәм мәдәнияте белән дә таныштыралар.

ТИСБИ Идарә академиясендә дә UNESCO кафедрасы бар. Монда мөмкинлекләре чикләнгәннәргә дә югары белем алу мөмкинлеге тудырылган. Әлеге чара вакытында бу хәлне бик тә актуаль эш буларак берничә тапкыр телгә алдылар.

UNESCO мәктәбе булу өчен белем учаклары көндәлек мәшәкатьләрдән тыш халыкара әһәмияттәге эш белән дә шөгыльләнергә тиеш.

Якутия гореф-гадәтләрне барлый


Саха-Якутиядәге барлык мәктәпләр дә UNESCO байрагы астына омтыла икән. 22 ноябрьгә кадәр Русиядә UNESCO мәктәпләренең координаторы булган мәскәүле Татьяна Потяева сүзләренчә, күбесе инде сертификат та алган.

“Алар күчмә мәктәпләр програмын тормышка ашыра. Бу уникаль проектка безнең UNESCO эшләре комиссиясе дә зур теләктәшлек күрсәтә.

Алар шулай ук якут эпосы Олонхоны өйрәнүгә дә зур игътибар бирәләр. Әлеге эпос кешелекнең рухи мирасы булып тора.

Шулай ук яшьләрнең яшәү рәвешен үзгәртү өчен күчмә тормыш гореф-гадәтләрен саклап калу һәм яңарту максаты да куелган”, ди Потяева.

Башкортстанда балалар сәламәтлегенә игътибар итәләр


Халыкара форум ачылган көнне Башкортстандагы берничә мәктәпкә дә сертификат тапшырылды. 3нче гимназия, 34нче, 144нче мәктәпләр һәм Владимир Комаров исемендәге сәнгать мәктәбе UNESCO таләпләрен үтәп белем бирүче уку йорты буларак расланды.

“Без Башкортстанда булдык. UNESCOның барлык мәктәпләре дә әлеге республикадагы сәламәтлек саклау үрнәкләрен өйрәнергә тиеш дидек. Монда булганнан соң без үзебезнең програмнарга сәламәтлек саклауның яңача технологияләрен керттек.

Бүген безнең экология шулкадәр начар ки, һәр баланың сәламәтлеге бөтен дәүләт оешмаларының күз алдында, ә UNESCO хәрәкәтендә бигрәк тә игътибарда булырга тиеш”, дип белдерде Татьяна Потяева.

22-24 ноябрьдә Казанда уза торган UNESCO мәктәпләренә багышланган халыкара форум вакытында БДБ һәм Балтыйк буе илләре белән шушы юнәлештә тыгыз элемтәләр урнаштыру һәм 2012-13 елларга програм эшләү дә каралган.
XS
SM
MD
LG