Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан наркотик контроле башлыгы итеп Фаяз Шабаев билгеләнде


Бүген Русия президенты Дмитрий Медведев Наркотиклар әйләнеше контроле федераль хезмәтендәге җитәкчеләрне алмаштырды.

Җиде төбәктәге, шул исәптән Татарстандагы идарәнең башлыгы алыштырылды.

Наркотиклар әйләнеше контроленең Татарстан идарәсен соңгы биш елда җитәкләгән 58 яшьлек Илгиз Миңнуллин пенсиягә китеп аның урынына Чуашстандагы идарәне җитәкләгән наркополиция генерал-майоры Фаяз Шабаев билгеләнде.

Фаяз Шабаев озак еллар буе Казанның элекке мэры Камил Исхаков төркемендәге җитәкчеләрнең берсе булып торды.
XS
SM
MD
LG