Accessibility links

"Рәхимов такымы" әгъзалары эшсез калмаган


Шушы ел башында ул чакта әле президент булган Мортаза Рәхимов Тәтешле мәктәбенә килгән иде
Шушы ел башында ул чакта әле президент булган Мортаза Рәхимов Тәтешле мәктәбенә килгән иде

Башкортстанның элекке югары түрәләренең бүгенге язмышлары ачыклана башлады. Аларның кайберләре һаман да җылы урын тапкан.

Элекке президент Мортаза Рәхимовка Минтимер Шәймиевнеке кебек вазифа тәтемәде. Яңа президентның киңәшчесе була алмады ул. Шулай да аның “Урал” хәйрия фондына җитәкчелек итүе хакында әйтелә.

Әлегә кадәр әүвәлге премьер-министр Раил Сарбаевның кайда булуы хакында мәгълүмат юк иде. Ниһаять җәмәгатьчелеккә анысы да билгеле булды – Раил Сарбаев яңа эшен Мәскәүдә тапкан. “Урал тау-металлургия компаниясе”нә керүче “Ростерминал” ширкәтенең директорлар шурасы рәисе, контроль-ревизия хезмәте җитәкчесе вазифаларын үти икән ул.

Моңа кадәр финанс министры булган Айрат Гаскәров Русия Федерация шурасына сенатор итеп билгеләнде. Ә элекке вице-премьер, мәдәният һәм милли мәсьәләләр министры Илдус Илишев Башкортстан дәүләт университетының Хокук институтындагы бер кафедрага мөдир итеп алынган.

Элекке төзелеш министры Равил Ибәтуллин исә әлегә ялда икән. Бу ел азагына кадәр элек кулланмаган ял вакытын алып бетерәчәген, ә аңарчы яңа эш урыны эзләячәген әйтә ул. Элекке эчке эшләр министры, ә соңгы ел ярымда вице-премьер булган Рафаил Диваев яңа хөкүмәттә урын ала алмагач, тулысынча пенсиягә чыккан. Моңа кадәр икътисад үсеше министры вазифаларын башкарган Евгений Евтушенко да, Илишев әфәнде кебек үк, мөгаллимлек эшенә күчкән – Уфа нефть университетында кафедра мөдире булып эшли.

Ике ай элек кенә хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры итеп билгеләнгән Ринат Тимербаев эшеннән алынды һәм аңа элекке мутлашулары өчен җинаять эше кузгатылды.
XS
SM
MD
LG