Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлкидә “сыер оҗмахы” бар


Әлки районы Базарлы Матак авылы фермасында сыерлар рәхәттә яши
Әлки районы Базарлы Матак авылы фермасында сыерлар рәхәттә яши

25-26 ноябрь көннәрендә Русия төбәкләре авыл-хуҗалыгы белгечләре, Республикадагы игенчелек һәм терлекчелек белән танышты. Быелгы корылык икенче елда да кабатланса, Татарстанда терлекчелек һәм игенчелек мөшкелләнмәс дип, гарантия биреп булмый.

Билгеле булганча, соңгы елларда Татарстанда мөгезле эре терлек санында кимү күзәтелә. Моңа иң беренче чиратта терлек азыгының кыйбат, ә сөт бәяләренең түбән булуы сәбәп. Быелгы кебек корылык елында исә печән табу авырлыгы да килеп тугач, авыл халкы терлек санын тагын да киметүне өстен күрде.

Дөрес, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хуҗалыклардагы терлекләр санын азайтмау өчен төрле чаралар тәкъдим итте. Әмма 4200 сумлык ашлык ярдәме белән генә ерак китеп булмый шул. Анысы да бары тик савым сыерлары булган хуҗалыкларга гына тәтеде. Икенче елга сыерга әйләнерлек таналары булган хуҗалыклар ни өчендер бу ярдәмнән мәхрүм калды.

Республикада болар белән беррәттән “бәхетле” сыерлар да бар икән әле. Нәкъ менә шуларның язмышы белән кызыксынып, дөресрәге республикадагы игенчелек һәм терлекчелек белән танышу өчен, бу көннәрдә Русиянең 73 төбәгеннән килгән белгечләр катнашында семинар оештырылды.

Килгән кунакларны иң элек агроэшмәкәрлек кадрлары хәзерләү һәм аларның белемен күтәрү институтының эшчәнлеге белән таныштырдылар. Кунаклар алдында чыгыш ясаган институт җитәкчесе Сәлимҗан Шәрипов сүзләренчә, республикада бүген 621 эре авыл хуҗалыгы оешмасы һәм моның белән беррәттән 2700 шәхси фермер хуҗалыгы бар.
Белгечләр игенчелек техникасы белән таныша

“Без аларның барысы белән дә тыгыз элемтәдә торабыз”, ди ул. “Ел әйләнәсендә безнең институтта биш меңнән артык авыл хуҗалыгы җитәкчесе һәм белгече төрле юнәлештә укып чыга. Бүген күбрәк агрономнарны укыту, аларны эшкә өйрәтү һәм аларның эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру турында сүз бара. Моның өчен безнең институтта 8 кафедра бар. Һәрбер кафедрада остаханәләр оештырылган. Алар – эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә торган эшләү алымнарының берсе”, ди ул.

Аның сүзләренчә, бу җыелыш – киләсе елда булырга мөмкин корылыкка каршы алып барылган чараларның берсе.

“Без соңгы елларда бераз йомшарып киткән идек. Табигать шартлары безне әз генә йомшартты. Шуңа күрә без бүген ничек итеп җирдә дымны күбрәк саклап калу, җирдә булган дымны эффектлы итеп куллану, җирне эшкәртүнең сыйфатын, аның мөддәтләрен ничек итеп менә бу эшләргә җәелдереп булу турында сөйлибез”, ди Сәлимҗан Шәрипов.

Русия авыл хуҗалыгы белгечләрен төшкә кадәр теоретик яктан таныштырудан соң, республикадагы игенчелек һәм терлекчелек белән якыннан таныштыру өчен Әлки районының Базарлы Матак авылына алып киттеләр. Монда килгәч, белгечләрнең күбесенең күзләрендә гаҗәпләнү чаткылары сизелде. Чыннан да алдынгы технологияләр кулланып алып барылган игенчелек һәм терлекчелек тармаклары шаккатмаслык түгел шул.


“Кызыл Шәрык” агрохолдингыныкы булган элеватор узган ел гына файдалануга тапшырылган булуга карамастан, быел инде үз хуҗалыкларын сыйфатлы орлык белән тәэмин итәргә дә өлгергән. Орлык заводында берүк вакытта бөртекләрне киптерү, чистарту һәм төрле микроблардан арындыру эше алып барыла икән.

Агрохолдингның баш агроном-технологы Тәвкил Исмәгыйлев сүзләренә караганда, төрле табигать бәла-казаларына каршы тиешле чаралар алдан күрелгән.
Агроном-технолог Тәвкил Исмәгыйлев "Кызыл Шәрык" агрохолдингы эше белән таныштыра

“Без Тамбов, Курск, Воронеж өлкәләреннән утыртыр орлыкларны алып кайтып куйдык. Бүген безнең хуҗалыкларның саклагычларында киләсе елга хәзерләнгән орлыклар бар. Без 100% күчмә орлык чәчәбез. Киләсе елга корылыклар булмасын иде инде, әмма без бар нәрсәгә дә хәзер”, дип белдерә Тәвкил Исмәгыйлев.

Килгән кунаклар агрохолдингның сыер фермасына кереп, токымлы, чиста, көр сыерларны күргәч, үзара тел шартлатып куйды. Чөнки мегаферма Татарстанда гына түгел Русия күләмендә дә иң зур фермаларның берсе булып санала. Монда 5 меңгә якын сыер булса да, аларга бер сменада 4 кеше генә хезмәт күрсәтә.

Сөт саву тулысынча автоматлаштырылган, азыклары мул, аслары коры булган малкайларга әле классик музыка да тыңлатыла икән. Белгечләр моны, мул сөт алу максатыннан чыгып эшләнә, дип аңлаттылар.
XS
SM
MD
LG