Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швейцариядә референдум үтә


Швейцариядә үткән референдумда тәкъдим ителгән сорауларның берсе – зур җинаять кылган чит ил кешеләрен илдән куу турындагысы да бар.

Радикал уңчыларның Халык партиясе шулай ук ялган юл белән дәүләттән ташламалар алган чит ил кешеләрен дә илдән куарга тәкъдим итә. Референдум алдыннан уздырылган фикер белешүләргә караганда, халыкның күпчелеге бу үзгәрешләрне хуплап тавыш бирәчәк.

Узган ел Швейцариядә манаралар төзүне тыюны да шул фирка тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG