Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары Якташлар клубы төзергә җыена


Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы булып үтте. Анда төрле мәсьәләләр каралды.

Иң башта узган чараларга нәтиҗәләр ясалды. Хәбәр итүебезчә, узган ял хокук яклаучылар конференциясе үткән иде. Анда Мәскәүдән килгән “Кеше хокуклары хәрәкәте” башы Лев Пономарев та катнашты.

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Рәмил Хөсәенов Лев Пономаревка кайбер фикерләр белдерүен ирештерде:

“Минем, Башкортстандагы милли мәсьәләләрне карамыйсыз, диюемне ул милләтчелек дип бәяләде. Имеш, без Русияне җимерергә йөрүчеләр. Мин илдә яшәгән барлык милләтләр дә телгә, мәгарифкә, хокукларын сакласалар, дәүләттә комфортлы һәм уңайлы яшәсәләр, аны берәү дә җимерергә теләмәс иде дип ирештердем. Бу сүзләр аны уйланырга мәҗбүр итте.

Тагын шул: хокук яклаучылар конференциясендәге күпчелек татар милләтеннән иде. Бу татарларның гына хокукы бозыла дигән сүз түгел, ә безнең әйдәүче милләт икәнлегебез турында да сөйли”.

Узган атнада “Русия патриотлары“ фиркасе рәисе Заһир Хәкимов республика парламентында чыгыш ясаган иде. Бу мондый беренче чара булды.

Заһир Хәкимов сүзләренчә, ул милли проблемнарны, татарларның тел хокукын да күтәргән. Аның чыгышы булачагы турында хәбәрдарлык чаралары алдан ирештергән булсалар да, чыгышының эчтәлеге турында бер хәбәр дә булмаган. Ул моны матбугатның милли мәсьәләне яктыртуда элеккечә калуы белән аңлатты.

Якташлар клубы

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов узган җыелышта Якташлар клубы төзүне күтәргән иде. Бу юлы ул әлеге мәсьәләгә карата махсус дәлилле чыгыш әзерләп килгән.

Аныңча, иң башта татарлар яшәгән районнар, алардан чыккан билгеле кешеләр исемлеген тупларга кирәк. “Уфада яшәүче шул район кешеләрен табарга, аларның активларын бу эшкә җәлеп итәргә кирәк.

Икенчедән, җыелганнары белән Якташлар клубы оештырырга.

Өченчедән, аларның гәзитен, интернет битен ачарга.

Дүртенчедән, шул районнарның авыл халкы белән эшләү. Эчкечелеккә, эшсезлеккә каршы көрәш. Без бу юнәлештә Әләзән һәм башка шундый киң билгеле авылларның тәҗрибәсен өйрәнергә, анда барып кайтырга тиеш.

Мин Якташлар клубы халыкны үстерүдә, милли үзаңын ныгытуда күрәм. Бу алдагы җанисәпләргә дә әзерлек булачак”, диде Кадерле Имаметдинов.
XS
SM
MD
LG