Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта пикетчыларны милиция куып таратты


Киевта яңа салым кодексына каршы чатырлар корып каршылык чарасы уздырган эшкуарларны бүген иртән милиция куып таратты.

Кичә Югары Рада президент Виктор Янукович тәкъдим иткән үзгәрешләр кертелгән яңа салым канунын хуплады. Әмма ике йөзләп кеше барыбер чатырларда кунды. Алар үзгәрешләр кертелгән салым кодексына да риза түгел.

Иртән милиция килеп чатырларны сүтеп кешеләрне куа башлаган. Алар моны мәхкәмәнең башкала үзәгендә каршылык чараларын уздыруны тыю карары белән аңлатканнар.
XS
SM
MD
LG