Accessibility links

Европа Русиянең Дөнья сәүдә оешмасында әгъза булуын яклый


Европа Берлеге Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына әгъзалыгын яклый. Берлек сүзчесе белдерүенчә, Европа Берлегенең Сәүдә комиссары Карел Де Гухт белән Русиянең икътисад министры Эльвира Нәбиуллина бу хакта белдерүгә кул куйган.

Русия унҗиде ел дәвамында Дөнья сәүдә оешмасына әгъза булырга тырышса да, кайбер Европа Берлеге илләре белән булган каршылык сәбәпле, бу оешмага керә алмаган иде.
XS
SM
MD
LG