Accessibility links

Кайнар хәбәр

Солдат аналары хәрбиләрне дәваламау турында чаң кага


Петербур солдат аналары комитеты рәисәсе Элла Полякова
Петербур солдат аналары комитеты рәисәсе Элла Полякова
Петербурдагы Солдат аналары комитеты Ленинград өлкәсендәге хәрби бүлеккә хезмәт итәргә китерелгәннәрнең салкын тиюдән күпләп авыруын, әмма аларга медицина ярдәме күрсәтелмәвен белдерә.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, аларга солдатларның кышкы киемнән, дарулардан һәм медицина ярдәменнән мәхрүм булуы турында мөрәҗәгать итүче хәрбиләр һәм ата-аналар саны арта бара.

Солдат аналары хәрбиләрнең хокуклары бозылу һәм аларның сәламәтлегенә куркыныч янау турында хатларны Баш хәрби прокуратурага һәм башка оешмаларга юллаган.
XS
SM
MD
LG